Соңгы вакытта кәрәзле телефоннар безнең мәктәпкә дә зур тизлек белән үтеп керә бара. Ләкин мәктәпнең уставы буенча укучыларга мәктәпкә кесә телефоны алып килү тыела. Шуңа да укытучылар һәр класста "Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны” дигән темага әңгәмәләр үткәрде. Кадерле әти-әниләр! Сез дә бу сорауга битараф калмассыз дип өметләнәбез һәм телефоннарның зыяны турында язып үтәбез.
Кәрәзле телефоннарның гадәти тормышка тиз арада керүе сәеррәк анысы. Сүз дә юк, әгәр өлкәннәр аны эш өчен генә файдаланса, уңайлы әйбер. Яшүсмерләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә тәүлек буена телефонны куймый. Өйдә, урамда, мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куерталар, смс язалар, ә кечерәк классларда укучы балалар өчен телефон уенчык ролен уйный, аларны яңадан-яңа уеннар кызыксындыра. Бүген кечкенә балалар да ата-аналарыннан кәрәзле телефон сорап аптырата. Элегрәк кешеләрне "бай”, "урта хәлле” катлауларга бүлгән телефонның хаҗәте үзгәрде: күп кеше аеруча, үсмерләр аннан башка тора алмас булды. Кәрәзле телефон колакларны гына түгел, акыл-уйларыбызга кадәр били бара. Көнбатыш табибларын бу күренеш борчуга салды: белгечләр, кесә телефоны зыянлы, дип чаң суга.
Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң? Тикшерүчеләр тәҗрибәләре аның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый. Норвегия һәм Дания белгечләре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка башкаларга караганда күбрәк зарарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә. Кесә телефоны башка приборлардан аермалы буларак эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары эндокрин системасы сизгер. Күз күреме дә начарланырга да мөмкин. Психиатрлар исә телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дип ышандыралар. Телефоннан күп сөйләшүчеләр, наркоманнар кебек үк, үзләренең телефонга бәйле булуларын, моның авыру икәнен танырга да, аңларга да теләми. Телефонга бәйлелек чиренең беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшү яки куллану. Кесә телефонының функцияләре күбрәк булган саен, телефон хуҗасының психик планда "наркоман” булу куркынычы да арта.
Табиблар йөкле хатыннарга, 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә кесә телефоныннан файдаланырга рөхсәт итми. Шулай ук, нерв авыруларыннан, эпилепсиядән җәфаланучыларның да аннан ераграк торуы хәерле. Укытучылар мәктәп һәм вузларда мобиль куллануны тыю ягында. Калифорния колледжларында бу тыюлар күптән гамәлдә инде.
Шуңа күрә, укучылар телефоннарын мәктәпкә алып килергә тиеш түгел. |