17 май көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Монда 1-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1) Икенче яртыеллык нәтиҗәләре; 2) БДИ га әзерлек.; 3) Классларны ремонтлау; 4) Яңа уку елына китаплар алу; 5) Җәйге ял, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү h. б. Җыелыш ике өлештән торды. Мәктәп директоры Багаутдинова Әминә Минәтулла кызы икенче яртыеллык нәтиҗәләре, соңгы яңалыклар белән таныштырды, ата-аналар өчен файдалы һәм эчтәлекле чыгыш ясады, 9-11 класс укучыларының ата-аналары өчен БДИ яңалыклары, аның мөһимлеге турында, аңа әзерләнү чаралары турында сүз алып барды. Бигрәк тә, яңа уку елына кита
...
Читать дальше »