Пятница, 11.07.2025, 11:08
МОУ "Токаевская СОШ" Комсомольского района ЧР
Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Мини-чат
Погода
 
Главная » 2010 » Май » 25 » Буген мэктэптэ Сонгы кынгырау бэйрэме узды
17:51
Буген мэктэптэ Сонгы кынгырау бэйрэме узды
Сонгы кынгырау Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. 
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. 
25 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 32 укучы өчен һәм 11нче сыйныфта укучы 21 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 11 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, РУОдан методист Т.Н. Герасимова, Урмай авыл җирлеге башлыгы М.М.Зайнуллин, имам-хатыйб Наил Ямалетдинов, мәктәп директоры Ә.М.Багаутдинова һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. 
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен.  Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел, 
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!


Просмотров: 9015 | Добавил: tokaev-sosh | Рейтинг: 4.4/5
Всего комментариев: 4
1 Алсу  
0
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.

2 Алсуның энесе  
0
Амин!!!

3 Гузель Миназимовна  
0
Бугенге бэйрэмебез бик матур утте. Яраткан укучыларым, бэхетле булыгыз. Экзаменнарыгызны яхшы, унышлы бирергэ телим.

4 Авылдаш  
0
Бигрек матур иттереп язгансыз, кузлерден яшлэр килде укыганда! Тормышта узегезнен яраткан эшегез белен шэгелленуегезне телим.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
МОУ "Токаевская СОШ" © 2025
Поиск
Форма входа
Календарь
«  Май 2010  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Друзья сайта
  • Сайт школы на портале образования
  • Сайт села Токаево
  • Сайт Комсомольского РОО
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Бесплатные СМС