Среда, 01.05.2024, 04:25
МОУ "Токаевская СОШ" Комсомольского района ЧР
Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Мини-чат
Погода
 
Главная » 2010 » Апрель » 13 » Без "Тамчы-шоу"да катнаштык
08:49
Без "Тамчы-шоу"да катнаштык
 12 апрель - безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көтеп тә алынган көн иде. Бу көнне мәктәбебез укучылары Гибатдинова Зөхрә (капитан), Минегалиева Гүзәлия, Шакирова Люзия, Ямалетдинов Айнур, Абдрахманова Гөлгенә балалар арасында бик тә танылган һәм яратып карала торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу бәйгесенә Казанга бардылар. Укучылар бу уенга бик тырышып әзерләнделәр: китаплар укыдылар, интернет челтәре аша белемнәр тупладылар, шигырьләр өйрәнделәр. Безнең көндәшләр Пермь өлкәсе Барда районыннан иде.
Уен 4 турдан оештырылган. Беренче тур "Батыр – берне, белемле меңне егар” исемле иде. Бу турда рәсемнәр һәм видеосюжет күрсәтеп, игътибарлылыкны сынадылар. Өченче тур барышында укучылар "башкала” дигән сүздән яңа сүзләр төзеделәр. Дүртенче тур капитаннар ярышы иде. Ике якның да капитаннары татар халык мәкальләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, ике команданың да баллары бертигез булып чыкты һәм уен 25:25 исәбенә тәмамланды.
ТНВ каналы урнашкан бинада булу бик күп кешене кызыктырса да, анда булу, бигрәк тә катнашу һәр укучыга да насыйп булмый шул. Мәркәзебез Казанга килү, чын татар дөнясына эләгү, танылган кешеләр белән аралашу укучыларыбызның күңелләренә шатлык-сөенечләр өстәде. Татарстаннан читтә яшәсәк тә, жюри әгъзалары балаларның татарча матур итеп сөйләшүләренә, белемнәренә сокландылар. Бәйгедә алган тәэсирләрне язып кына бетерерлек түгел. Кыскасы, бу көн укучыларның күңел түрләрендә озак сакланыр.
Бу тапшыру эфирга сентябрь аенда чыгачак.
Юл чыгымнарын авылның Иҗтимагый советы үз өстенә алды. Мәктәп коллективы исеменнән аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Просмотров: 1060 | Добавил: tokaev-school | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
1 г.я.  
0
Гелфия Талгатовна, Сиринэ Минсеетовна hэм балалар! Тырышлыгыгыз бушка китмэгэн. М-о-л-о-д-ц-ы !!!

2 Команде "Тамчы -ШОУ" !  
0
Команде "Тамчы -ШОУ" (04.04.2010 11:34)
Мальчишки и девчонки 7б и 8-го классов!!! Держитесь, крепитесь и наберитесь терпения. Вы должны отстоять честь школы, выполнив все задания на съемках передачи "Тамчы -шоу" и приехать с победой! Весь Общественностнный совет села будет с вами! Мы верим в вас! Гельфия апа мы на вас надеемся и ждем!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
МОУ "Токаевская СОШ" © 2024
Поиск
Форма входа
Календарь
«  Апрель 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Друзья сайта
  • Сайт школы на портале образования
  • Сайт села Токаево
  • Сайт Комсомольского РОО
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Бесплатные СМС