Изге эшләр атналыгы дәвам итә. Һәр класс авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә булышлык күрсәтә. Пәнҗешәмбе көнне 10 класс укучылары Гелсем әбигә булышырга килделәр. Кызлар кизләүдән су китерделәр, малайлар йорт яннарын җыештырырга керештеләр. Язгы кояшлы көнне әбинең дә, укучыларның да күңелләре күтәренке иде. Гелсем әби балаларны зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды.
Ә 9"б" класс укучылары Әминә әбигә булышлык күрсәттеләр. Ишегалдын гына чистартып калмыйча, йорт алдын һәм яр тирәсен дә җыештырдылар, ә кызлар су китерделәр, бакчаны былтыргы яфраклардан чистартылар. Әминә әби балаларга рәхмәт укыды һәм барысына да саулыклы озын гомер теләде. Мондый чаралар балалар күңелендә олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди. |