Тукаебыз әйткәнчә, татар халкы хезмәт сөючән, җырга–моңга
оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган,
кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян
сүз сөйләп күңелен күтәргән. Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай булган.
Ул үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уртаклашкан, җырлар аша иң тирән тойгыларын бирә алган. Тормыш
сукмагының һәр мизгелендә җырлар кешегә юлдаш булган. Халык җырларының
һәрберсенең үз тарихы, хәтердә сакланырлык үз серләре бар. Тапкыр сүз, җор
теллелек хас безнең халыкка.
Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә.
Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең
сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп,
һаман аккан, һаман җырлаган, яңа тормыштан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүген
дә чылтырап ага. Шушы чишмәнең сафлыгын,
гүзәллеген күрсәткән җырлар татар
халкының бөек шагыйрь һәм тиңдәшсез талантлы җырчы булуын раслый. Бер генә
булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу
дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып
башкарыла торган төре. Татар халкының матур җырларын өйрәнү, онытмау максатыннан
21 нче декабрьдә мәктәбебездә зур фестиваль оештырылды. Фестивальдә һәр класс
актив катнашты. Бәйрәм барышында татар халкының төрле жанрлы җырлары яңгырады. Соңыннан
җиңүчеләр билгеләнде. |