Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән
уртаклашкан, җырлар аша иң тирән
тойгыларын бирә алган. Тормыш сукмагының һәр мизгелендә җырлар кешегә юлдаш
булган. Халык җырларының һәрберсенең үз тарихы, хәтердә сакланырлык үз серләре
бар. Тапкыр сүз, җор теллелек хас безнең халыкка. Яхшы җырлар, беренчедән,
тормышны бизиләр, икенчедән, беркайчан да искермиләр. Халкыбызның күңел байлыгын саклау, гореф-гадәтләрен
хөрмәтләү, татар халык җырларын өйрәнү йөзеннән мәктәбебездә 15 декабрь көнне
13 сәгатьтә 1-11 класслар арасында татар
халык җыры фестивале үткәрелә. Халык җырларын онытмыйк, киң күңелле булыйк,
телебезне баетыйк! Хөрмәтле әти-әниләр, фестивальгә рәхим итегез! |