Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк
шул. Кайбер йорт эшләрен эшли алсалар да, җылы сүз, якты
карашка да мохтаҗ алар. Тимурчылар әлеге бушлыкны тулыландырып торучы
шәфкатьлелек отрядлары. Алар ел әйләнәсендә ялгыз әби-бабаларга төрле эшләр
башкаралар.
Быелгы кыш карга бик мул. 9 декабрь көнне 11 класс укучылары ялгыз яшәүче Сәрби әбигә булыштылар: кар чистарттылар, сукмаклар
ачтылар, түбәдән кар төшерделәр. Сәрби әби балаларга изге теләкләрен теләде.
Балаларның йөзләрендә зур канәгатьлелек хисләре балкыды. Аларның изгелекләре
аяк астында калмас, Аллаһы Тәгалә меңе белән кайтарыр. |