Главная » 2010 » Апрель » 26 » Габдулла Тукайнын тууына 124 ел
19:08
Габдулла Тукайнын тууына 124 ел
Туган телне, милли hәм рухи культураны үстерү максатыннан апрель аеның соңгы атнасында безнең мәктәптә туган тел атналыгы үтә. 26 апрельдә без халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Бу уңайдан мәктәптә һәр ел шигырь бәйрәмнәре, әдәби викториналар, Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатына, туган телгә багышланган стена газетасы, китаплар күргәзмәсе оештырыла. Быел да Тукай көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә "Күңелләрдә яши, яшьни яшь Тукай!” зур әзерлек белән үткәрелде. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбият укытучысы Шайдуллина Г.М., Минигалиева Г.Т. зур көч куйдылар. Укучыларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде, бер-бер артлы Г.Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады.
Шулай ук бүген бездә кунакта Татарстанның "Яңа гасыр” телеканалыннан бер төркем кунакта булды һәм сөекле Тукаебызга багышланган кичәдә катнашты. Бәйрәм мизгелләрен уртаклашулары безнең өчен икеләтә шатлык иде. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Просмотров: 2771 |
Добавил: tokaev-sosh
| Рейтинг: 0.0 /0
Всего комментариев: 1
Порядок вывода комментариев:
По умолчанию
Сначала новые
Сначала старые
0
Бу тәркем Ләйсирә Фазлыева алып баручы "Нәсыйхәт"тән. Алар шулай ук мэчеттэ дә булдылар. Байтак кына материал алып киттеләр. Телевизордан бәлки бу җомгада 10с.30 минутта дә "Дин дәрес"ләрен курсәтерләр, калганын киләчәк атнага дип ышандырды, чәнки башка материал бар ди. Карарга онытмагыз.
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]
МОУ "Токаевская СОШ" © 2024
Статистика
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0