Яхшы кеше аз гына яшәп безнең арадан мәңгегә аерылып китсә дә, аның хакында яхшы яктан сагынып сөйләргә күп нәрсә кала. Менә шундыйларның берсе – физик тәрбия укытучысы Госман Гомәр улы Гибатдинов. Ул мәктәптә дистә еллап кына эшләсә дә, үзе эшләгән чорда байтак кына файдалы эшләр эшләп калдырырга өлгерде. Менә инде ничә еллар аның якты истәлеген искә алып март аеның соңгы көннәрендә аның призын яулап алу өчен волейбол буенча район күләмендә турнир үткәрәбез. Быел да 28 мартта Тукай урта мәктәбе спортзалында аның истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры булып үтте. Монда Тукай (2 команда), Урмай (2 команда), Комсомол, Шырттан барлыгы алты команда катнашты. Бәйгегә Госманның кызы Зөхрә (7 класста укый), әтисе, туганнары, классташлары, элекке хезмәттәшләре, укучылары да бар иде. Турнирны Коръән сүрәләре укып авылның имам-хатыбы Наил хәзрәт ачып җибәрде. Турнирның тантаналы өлешендә Госман Гомәр улының әтисе, энесе Гали, элекке класс җитәкчесе Н. Сахров, классташы, хәзерге Урмай авыл җирлеге башлыгы М.Зәйнуллин, Госман эшләгән чорда да эшләгән Комсомол район мәгариф бүлеге вәкиле Е.Тихонов, мәктәп директоры Ә. Баһаутдинова, аның укучысы хәзерге вакытта мәктәптә физик тәрбия укытучысы Н.Зарипов аның оста оештыручы, тормышны чиксез яраткан булуы, киң күңелле, максатына омтылучы кеше булган сыйфатларын һәм башка күркәм сыйфатларын ассызыклап искә алдылар. Аяусыз үлем аны безнең арадан 2000 елның декабрь аенда фаҗигалы рәвештә мәңгегә алып китте.
Турнирны үткәрүгә киткән чыгымнарны Госманның элекке укучылары, иҗтимагый киңәш, туганнары үз өсләренә алдылар. Татар халкына хас булган үзенчәлек монда да чагылыш тапты. Турнирда катнашкан кунакларны мәктәп ашханәсендә хуш ис акытып торган тәмле татар ашлары көтә иде. Мәктәп пешекчеләре хәзерләгән аш-су һәм татар чәе кунакларның күңеленә хуш килде.
Турнирның хөкемдары Госманның элеккеге физкультура укытучысы һәм класс җитәкчесе Урмай урта мәктәбе укытучысы Нәҗметдин Сахров булды. Киеренке көрәштә беренче урынны Комсомол командасы егетләре, икенче урынны Тукай авылыннан Госман шәкертләре, өченче урынны Шырт командасы алды. Җиңүче командалар акчалата һәм кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Турнирда катнашкан бар командалар да истәлекле бүләкләр алдылар. Иң яхшы уенчы Тукай авылыннан Рөстәм Зәйнуллин булды. Бу турнирда Госманның энесе Гали үзенең шәхси призларын булдырган иде. Призлы урынны алучы командаларга акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. "Деликат” ит эшкәртү комбинаты авылның волейбол, футбол, көрәш буенча командаларына Тукай авыл эмблемасы сугылган берәр комплект спорт формасы (50 мең сумлык) бүләк итте. Турнирны оештыручылар Госманның әти-әнисен һәм кызын да бүләксез калдырмадылар һәм аңа истәлеккә кәрәзле телефон бүләк иттеләр. Турнирны оештыруда һәм үткәрүдә мәктәп дирекциясе һәм анда эшләүче барлык хезмәткәрләр дә зур булышлык күрсәттеләр. Мондый бәйрәм авыл халкы өчен бик кирәк чара, чөнки ул сәламәтлек өчен дә бик кирәк. Бу республика күләм игълан ителгән "Яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше” акциясенең үтәлеп баруының бер мисалы да иде.
Госман Гомәр улының туганнары турнирны оештыручыларга - аларның улларын онытмыйча аның хакында якты истәлек саклаган һәркемгә искә алулары өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр. |