Суббота, 30.11.2024, 23:38
МОУ "Токаевская СОШ" Комсомольского района ЧР
Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Мини-чат
Погода
 
Главная » 2010 » Октябрь » 22 » Балалар - безнең киләчәгебез
22:21
Балалар - безнең киләчәгебез

  Хәзерге чорда  балаларның сәламәтлеген кайгырту мәктәп һәм гаиләнең төп проблемасы булып тора. Сәламәтлек - ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру максатыннан мәктәбебездә әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелә.  Яшүсмерләргә дөрес  тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту һәрберебезнең бурычы булып тора. Сәламәт булу өчен үзеңнең көчеңне кызганмаска кирәк, балаларның игътибарын менә шуңа юнәлткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәт тормыш рәвеше һәр укучының ихтыяҗына әверелергә тиеш. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки кешеләрнең 50-55 процентының сәламәтлеге – тормыш рәвешенә бәйле. Тирә-юньдәге пычранган һаваны сулау, аз хәрәкәтләнү һәм башка  күренешләр балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Монысын да яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре формалаштырганда истә тоту зарури.

Билгеле булганча, яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану да зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Чөнки соңгы вакытта балаларыбыз сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, аларның агрессив рекламасы белән еш очраша. Газлы эчемлекләр, ролтон, кириешки, чипсыларның беренче корбаннары - балалар. Әлеге уңайдан, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре мәктәп укучыларына җентекләп дөрес туклану серләрен дә төшендерәләр. Кызганычка каршы, балаларның күпчелеге сәламәтлек өчен файдасыз чипсы, пицца кебек продуктларны хуп күрә. Ә бу исә үз чиратында бала организымының авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр  китереп чыгара. Шуңа ата-анага балаларының туклануын мәктәптә  генә түгел, өйдә дә ныклы контрольдә тоту зарур.

Бүгенгесе көндә мәктәп ашханәсендә кайнар ризык ашау мөмкинлеге тудырылган. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз мәктәптә хәләл ризык белән генә туклана. Мөселман кануннары буенча балаларның хәләл ризык белән тәэмин ителүе һәркайсыбыз өчен  сөенечле хәбәр. Моның өчен мәктәп коллективы һәм  әти-әниләр  исеменнән  иҗтимагый киңәшмәгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Хәләл ризык булдыру белән беррәттән мәктәпкә суыткыч та бүләк итүләре икеләтә зур  шатлык.  Мәктәп укучыларын сөендерүләре өчен аларга алдагы тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт балалар кирәк. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!

Просмотров: 1535 | Добавил: tokaev-sosh | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
МОУ "Токаевская СОШ" © 2024
Поиск
Форма входа
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Сайт школы на портале образования
  • Сайт села Токаево
  • Сайт Комсомольского РОО
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0
    Бесплатные СМС