21 апрельдә 9"а" класста ата-аналар җыелышы булып үтте. Класс җитәкчесе Шайдуллина Г.М. укучыларның III чирек билгеләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Багаутдинова Ә.М. җитәчәк экзаменнар, яңа уку елына китаплар алу һәм кыскача мәктәп тормышы белән таныштырды.
Җыелышның темасы "Кызлы йорт - нурлы йорт" иде. Максатыбыз - әниләрне кыз балаларга дөрес гаилә тәрбиясе бирү шартлары белән таныштыру. Бүгенге җыелышта без кыз баланы гаилә учагын сакларга сәләтле чын хатын-кыз, яхшы ана үстерү нечкәлекләре турында сүз алып бардык. Кыз баланың бәхете нәкъ менә шул сыйфатларга бәйле. Ә ата-аналар өчен балаларның бәхетле булуыннан да әһәмиятлерәк тагын нәрсә бар икән? Кыз баланы чын хатын-кыз итеп бары тик әнисе генә тәрбияли ала. Гаилә учагын саклаучы хатын-кыз горур, шат күңелле, сак, сабыр булырга, чисталыкка омтылырга, аш пешерә, тегә, бәйли, өй эшләрен яратып башкаручы булырга тиеш.
Кадерле әниләр, безнең бәхетебез нинди кызлар үстерүебездә, аларның бәхетле булуына бәйле. Һәр ана көн саен үзенең үрнәге, кешеләргә, хезмәткә, өйгә мөнәсәбәте белән баласын тәрбияли. Сезгә түземлек һәм зирәклек телибез. |