Бүген, 2 ноябрь көнне, 4 б класс укучылары (класс җитәкчесе
Зинетуллина Г.Х.), "Сәламәтлек театры” дигән әкият-тамашаны башлангыч класс
укучыларына күрсәттеләр. Класс җитәкчесе әкият персонажлары аша балаларны сәламәтлек
саклау чаралары һәм ысуллары белән таныштырды.
Әлеге тамашада төрле әкият геройлары
катнашты: Әтәч, Авырмас Доктор, Бүре, Шүрәле, Су анасы, Убырлы карчыгы. Алар да
балалар белән бергә иртәнге зарядка ясадылар, җырладылар, биеделәр. |